Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда ачык инвестицион счетлар саны 100 меңнән артып китте

Биржа кораллары белән операцияләр ясау өчен билгеләнгән шәхси инвестиция счетларына (ШИС) ия татарстанлылар саны агымдагы елның 1 апреленә 107,2 меңгә җиткән.

Ел башыннан мондый счетларның саны 12,2 процентка арткан. Идел буе федераль округында татарстанлыларның ШИС өлеше 13,5 процент тәшкил итә.

«Без татарстанлыларның шәхси инвестицион счетларга карата кызыксынуының тотрыклы үсешен күзәтәбез. ШИС процентлар белән традицион банк кертеменә карганда  күбрәк табыш китерергә мөмкин. Тик шуны аңларга кирәк: инвестицияләү куркынычларны күздә тота һәм бөтен кешегә дә туры килми: биржада акча эшләргә дә, акча югалтырга да мөмкин. Әгәр сез биржада мөстәкыйль сатарга уйласагыз, һичшиксез, укулар узыгыз", – дип киңәш итә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Исегезгә төшерәбез, гражданин елына 1 миллион сум күләмендә взнос белән бер ШИС ачарга мөмкин. Моның өчен брокерга яки идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның лицензияләре бармы-юкмы икәнен Россия Банкы сайтының «Финанс оешмасын тикшерү» бүлегендә тикшерергә мөмкин.

ШИС хуҗасы физик затлар кеременә салым буенча ике тотып калынган акчаның берсенә: взноска (еллык взнос суммасының 13 проценты, салымны кире кайтару 52 мең сумга җитәргә мөмкин) яки операцияләрдән керемгә (счетны япканда керем салымыннан азат ителә) хокук ала.

Теләсә нинди вычет алу өчен, ШИС кимендә өч ел гамәлдә булырга тиеш. Килешүне вакытыннан алда өзгән очракта инвестор салым тотып калынган акчаны алу хокукыннан мәхрүм ителә, ә элек алынган акчаны дәүләткә кайтарырга кирәк.

Шуны истә тотарга кирәк, инвестицияләрнең табышлылыгы гарантияләнмәгән, ә акча, банк кертеменнән аермалы буларак, дәүләт тарафыннан иминләштерелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев