Зәй офыклары

Татарстанда «Актер» ял базасы М12 төзелгәндә компенсация җирләре алачак

Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасы күпме җир биләсә, театр әһелләре берлегенә шуның кадәрлене тәкъдим итәчәкләр.

Татарстанның Лаеш районындагы «Актер» ял базасы М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасы узудан зыян күрмәячәк. Театр эшлеклеләре берлегенә билгеләнгән җир участоклары рәвешендә тигез компенсация тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов автомагистраль төзелеше буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Трасса тулысынча арендалана торган территория аша уза. Арендатор - театр эшлеклеләре берлеге. Булган җир кишәрлекләренә инвентаризация үткәрелде. Театр әһелләре берлеге 2,03 гектар мәйданны арендага ала, шуңа күрә алар өчен участокларны компенсацияләү механизмы каралган. М12 трассасының ял базасы кергән өлеше кадәр тигез компенсация булачак", - дип сөйләде урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.

Зарипов сүзләренә караганда, арендатор белән очрашулар узган, бу мәсьәлә буенча аңлауга ирешелгән.

«Актер» ял базасындагы хәлне чишү юлын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тәкъдим итте. «Әгәр аренда базасы юл төзелешенә эләгә икән, ул ике өлешкә бүленә. Калган өлеше дача ялы өчен  кызыксыз булырга мөмкин. Бәлки базаның бер өлеше юлда калып, ә икенчесе яңа урынга күчкәнче", "Актер"ның  башка урында тигез бәяле участокта урнашуына риза булыргадыр, – диде ул.

Шул ук вакытта транспорт министрлыгы башлыгы җир кишәрлекләре белән бәйле мәсьәләдә «аңлаешлы закон тәртибе» белән эш итәргә кирәклеген ассызыклады. Планлаштырылганча эшләргә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Хәнифов «Дружба» һәм «Светлый» бакча ширкәтләре, шулай ук Лаеш районындагы «Актер» ял базасы буенча уңай карарлар табылды, диде. «Барысы да канәгать калды", - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше буенча эшче төркем утырышы булып узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук юл узарга тиешле торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: