«Акъяр – Чирмешән – Шентала» автомобиль юлының 55 нче чакрымында Чирмешән районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары полиция өлкән лейтенанты Сергей Барабашкин һәм полициянең өлкән сержанты Фәнис Зияков авария сигнализациясе кушылган юл чатында торучы автомобильне күрәләр.
Транспорт чарасы янында ир-ат була. Автоинспекторлар хәлне ачыклау өчен туктыйлар. Автомобиль йөртүче машинаның двигателе ватылуы һәм аны мөстәкыйль рәвештә кабызып булмавын әйтә. Моның сәбәбе - аккумулятор батареясы утырган булу. Шул ук вакытта автомобиль салоны бик тиз суына, ә эчендә туңа башлаган пассажир бар.
Полицейскийлар машина йөртүчегә махсус җайланма ярдәмендә автомобилен кабызырга булышалар. Төзексезлекне бетергәннән соң, машина йөртүче һәм пассажир юл-патруль хезмәте инспекторларына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәләр һәм юлларын дәвам итәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз