Зәй офыклары

Татарстанда автомобиль юлларында автобуслар хәрәкәтенә чикләмә кертелә

Бүген 16 гыйнварда 18.30 сәгатьтән метеорологик һәм юл шартлары начар булу сәбәпле юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында республикада шәһәрара автобусларның хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Синоптикларның фаразлары буенча 16 гыйнварда Татарстан Республикасында кар, буран көтелә, күз күреме начарлану белән, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: