Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда авыл халкына бушлай 10 миллион сумлык үсентеләр һәм орлыклар бирәчәкләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын тапшыру программасына 10 миллион сум бүлеп бирү турында Карар кабул ителде.

Татарстанлылар 30 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләрен алачак.

Программаның асылы авыл халкына орлыкларны һәм үсентеләрне түләүсез тапшырудан гыйбарәт, бу, үз чиратында, катлаулы икътисади вәзгыять шартларында авыл кешеләренең үзмәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирә.

Район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары орлыклар белән тәэмин итү буенча операторлар булып торалар. Алар авыл халкы үстергән уңышның алга таба сату өчен сатып алыначагын исәпкә алып эшли. Бүгенге көндә орлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бүлү өчен республика районнарына тапшырылган инде. Үсентеләрне бераз соңрак, агымдагы елның май аенда кайтарачаклар.

Орлыклар алу буенча мәгълүматны 8(843)221-77-72 телефоны буенча яки  районның башкарма комитетында һәм авыл җирлекләрендә ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев