Зәй офыклары

Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теле буенча яңа дәреслекләр эшләнәчәк

Әзер дәреслекләр мәдәниятара багланышлар институты партнерлары полилингваль мәктәпләр һәм филология һәм мәгариф оешмалары базасында тест уза инде.

Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теле буенча яңа дәреслекләр эшләнәчәк. Бу хакта КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә программасында сөйләде.

"2020 елда без беренче сыйныф өчен дәреслек эшләдек. Быел тагын өч дәреслек - икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен эшләнәчәк. 2021 ел ахырына кадәр башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр линейкасын булдыру буенча эш тәмамланачак", - дип сөйләде профессор.

Яңа дәреслекләр белән полилингваль комплексы һәм КФУ филология институты партнерлары булган мәгариф оешмалары базаларында да экспериментлар үткәрелә.

«Бүгенге көндә шактый яхшы фикерләр алабыз. Әгәр бу проект хупланса, без шулай ук бишенче — тугызынчы сыйныфлар өчен тиешле дәреслекләр эшләнер дип өметләнәбез», - диде Җамалетдинов.

Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән әңгәмә бүген, 16 гыйнварда «События» сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» МА YouTube-каналында да күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасының телевизион вариантын тамашачылар бүген 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: