Зәй офыклары

Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 28 урам ремонтланачак

Республикада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бер өлеше булып торган «Җиңү урамы» проекты тормышка ашырыла. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге проект кысаларында сугыш геройлары һәм җиңү хөрмәтенә аталган урамнар, проспектлар һәм мәйданнарны тәртипкә китерергә планлаштыралар.

Агымдагы елда 16 урамда юл йөрү өлешенең катламын ремонтлау, ә 12 урамда тротуарлар төзекләндереләчәк һәм юл билгеләре куелачак. Шулай итеп, Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты средстволары хисабына ремонтлаячаклар. Моннан тыш, республиканың тагын 7 муниципаль районында урамнарны ремонтлау планлаштырыла. Сүз Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Болгар, Тәтеш турында бара. Ютазы районындагы тагын ике авылда урам юллары төзекләндереләчәк.
«Җиңү урамы» проекты халык урамнарга исем бирелгән Бөек Ватан сугышы геройлары турында онытмау максатыннан эшләнгән. Росавтодор мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ремонт объектлары исемлеген формалаштыру төгәлләнеп килә. Шуннан соң тарихи белешмәләр һәм объектларны ремонтлау турында мәгълүмат урнаштырылган  интернет-ресурс эшли башлаячак. Төп мәйданчык «ВКонтакте» социаль челтәре булачак, анда аерым кушымта булдырыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: