Зәй офыклары

Татарстанда бүген 52 кеше коронавирус йоктырган

27 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 923 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 52 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, 51е   -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.  18 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерле 1 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 3, 30-50 яшьлекләр арасында – 11, 50-60 яшьлекләр арасында – 7, 60-70 яшьлекләр арасында – 17, 70-80 яшьлекләр арасында – 10,  80-90 яшьлекләр арасында – 3 кеше теркәлгән.

Казанда 32  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – сигез, Яшел Үзәндә – дүрт, Алабуга, Тәтеш районнарында – икешәр, Буа, Менделеевск, Балык Бистәсе, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

27 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 923 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 14 546 кеше терелде, шул исәптән 132 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә республикада 79 056 кеше вакцинаштырылды, шуларның 13 631 икенче доза кабул итте.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: