Зәй офыклары

Татарстанда битлек режимы 2022 елга кадәр озайтылды

Коронавирус аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне озайту турында карар имзаланды.

Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карарга кул куелды. Таләпләргә битлек кию, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне үтәү керә. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Санитар кагыйдәләрне үзгәртү турында карар бар, ул санитар таләпләрнең гамәлдә булуын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайта. Битлек режимы бу кагыйдәләргә керә", — дип билгеләп үтте Авдонина.

Ул, язын, санитар-эпидемиологик вәзгыят уңай булган очракта, битлек режимны бетерү мөмкинлеге булуы ихтимал, дип өстәде.

Татарстанда бу тәүлек эчендә Covid-19 яңа 76 очрагы ачыкланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: