Зәй офыклары

Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә

Якшәмбе көнне республикада болытлы һәм коры һава торышы булачак.

Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: