Барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 52 яңа очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадәрле 2 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 8, 30-50 яшьлекләр арасында – 15, 50-60 яшьлекләр арасында – 12, 60-70 яшьлекләр арасында – 7, 70-80 яшьлекләр арасында – 5, 80-90 яшьлекләр арасында – 3 кеше теркәлгән.
Казанда 24 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Нурлат районында – уналты, Яр Чаллыда –ике, Лаеш, Чистайда – өчәр, Аксубай, Алексеевск, Лениногорск, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
24 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 764 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 14 223 кеше терелде, шул исәптән 1 кеше узган тәүлектә савыккан.
Бүгенге көнгә республикада 72 263 кеше вакцинаштырылды, шуларның 13 615е икенче доза кабул итте.
Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.
3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.
4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .
5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз