Зәй офыклары

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 76 очрагы теркәлгән

Республикада COVID-19 белән тагын 12 кеше хастаханәгә салынган, 64 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 76 очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр 4 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 5, 30-50 яшьлекләр арасында – 36, 50-60 яшьлекләр арасында – 12, 60-70 яшьлекләр арасында – 11, 70-80 яшьлекләр арасында – 6, 80-90 яшьлекләр арасында – 2   кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 48 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Түбән Кама районында - тугыз, Яр Чаллыда – дүрт, Кукмарада – өч, Әлмәт, Яшел Үзән, Биектау, Саба районнарында - икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Питрәч, районнарында берәр очрак теркәлгән.

26 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 10000 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 8743 кеше терелде, шул исәптән 69 кеше узган тәүлектә савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: