Зәй офыклары

Татарстанда бу тәүлектә коронавирустан рәсми теркәлгән үлем очраклары турында

Патологоанатомик бәяләмә нигезендә расланган үлем очраклары турында Стопкаронавирус.рф тарафыннан мәгълүмат федераль регистрдан алына.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган.

Казанда яшәүче 61 яшьлек кеше вируслы пневмония белән хастаханәгә озатыла. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә раслана.

1963 елгы хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә салына. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлаулана. Вирус идентификацияләнә.

18 октябрьгә 98нче үлем очрагы теркәлде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: