Зәй офыклары

Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында бераз явым-төшемнәр көтелә - юеш кар һәм яңгыр ява. Томан да төшәчәк. Көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 2 градуска...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнарында бераз явым-төшемнәр көтелә - юеш кар һәм яңгыр ява. Томан да төшәчәк. Көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 2 градуска кадәр салкынайта. Көндез исә 3 градус чамасы җылы булачак.

Казанда шулай ук яңгыр ява. Төнлә - 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булса, көндез температура 1-3 градуска кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: