Зәй офыклары

Татарстанда COVID-19 белән бу тәүлектә 69 кеше авырган

Авыру йоктыручылар арасында бер Зәй кешесе бар.

Татарстанда 69 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, дүртесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр юк, 18-30 яшьлекләр арасында – 4, 30-50 яшьлекләр арасында – 23, 50-60 яшьлекләр арасында – 21, 60-70 яшьлекләр арасында – 14, 70-80 яшьлекләр арасында – 6, 80-90 яшьлекләр арасында – 1 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 30 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – унөч, Саба районында  – җиде, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнарында - икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Ютазы  районнарында берәр очрак теркәлгән.

21 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9625 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 8421 кеше терелде, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: