Авыручылар арасында без зәйле дә бар.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 84 очрагы теркәлгән, алтысы – читтән кергән, 78е - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 7 кеше хастаханәгә салынган, 77 кеше өйдә дәвалана
Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр 3 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 12, 30-50 яшьлекләр арасында – 30, 50-60 яшьлекләр арасында – 15, 60-70 яшьлекләр арасында – 12, 70-80 яшьлекләр арасында – 6, 80-90 яшьлекләр арасында – 5, 90 яшьтән өлкән 1 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 46 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – җиде, Түбән Камада, Югары Осланда – дүртәр, Апас, Лаеш, Кама Тамагы, Питрәчтә – өчәр, Яшел Үзән районында - ике, Арча, Әтнә, Әлмәт, Буа, Балтач, Биектау, Зәй, Лениногорск, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән.
30 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 10339 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 9075 кеше терелде, шул исәптән 75 кеше узган тәүлектә савыккан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз