Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда ел ахырына кадәр җир төзелеше буенча дәүләт фонды цифлаштырылачак

Хәзерге вакытта Татарстан Росреестры тарафыннан төрле кәгазь мәгълүмат чараларының 97проценттан артыгы (яки 400 меңнән артык документ) электрон рәвешкә күчерелгән.

«Гражданнар ешрак җир кишәрлегенә документлар соратып ала, бу - инвентаризация материаллары һәм җир төзелеше эше. Ай саен без гражданнарга шундый өч меңнән артык документ бирәбез. Шуңа күрә нәкъ менә алар беренче чиратта электрон рәвешкә күчә. Шулай ук шуны да билгеләп үтәсем килә, җир төзелеше буенча дәүләт фондын цифрлаштыру «Пространство мәгълүматлары милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чараларының берсе булып тора, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

 

Татарстан Росреестрында билгеләп үтелгәнчә, җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның  дәүләт фонды документларын һәм материалларын цифрлаштыру «Җир төзелеше нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның  дәүләт фондын алып бару» дәүләт хезмәте күрсәтүне оптимальләштерү һәм сыйфатын арттыру өчен мөһим; дәүләт фонды материалларын электрон рәвешкә күчерү сорауларын эшкәртү вакытын кыскартырга һәм гариза бирүче белән кызыксынган мәгълүматны тиз арада алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Моннан тыш, 2023нче елның 1 гыйнварыннан дәүләт хезмәтләре порталына да хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Бүгенге көндә татарстанлылар Дәүләт фондыннан соратып алына торган документларны Татарстан Росреестрына шәхси мөрәҗәгатьтә ала алалар, шулай ук гаризаны электрон почтага җибәрәбез gfdz_rt16@rosreestr.org к

 

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев