Зәй офыклары

Татарстанда ел башыннан наркоҗинаятьләр 20 процентка күбрәк ачылган

2020 елда 99 җинаять ачылган, аларның 22се оешкан төркемнәр тарафыннан кылынган.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда полицейскийлар наркоҗинаятьләрне 20 процентка күбрәк ачкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының УНК башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте.

 "2020 елның биш аенда республикада наркотикларга бәйле 2100дән артык җинаять очрагы теркәлде. Аларның 99 җинаять тикшерелде, аларның 22се оешкан төркемнәр тарафыннан кылынды», – дип төгәлләштерде Жданов.

Моннан тыш, полицейскийлар наркотиклар кулланган өчен – 3 меңнән артык, аларны саклаган өчен 244 административ беркетмә төзегән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: