Зәй офыклары

Татарстанда “Ел медиаперсонасы” исеме Марат Садыйков һәм Марина Патяшинага бирелде

20 ноябрьдә Казанда «Бәллүр каләм» 23нче республика конкурсы җиңүчеләре игълан ителде.

20 ноябрьдә Казанда журналистлар өчен «Бәллүр каләм» конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Быел «Ел медиаперсонасы» номинациясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиңүчеләр булды.

„Медиаперсона“ җиңүчеләре икәү. Ни өчен нәкъ менә алар иң яхшылары булганын аңлатырга кирәкмидер. Быел тарихка бик куркыныч дошман — коронавируска каршы көрәш елы буларак кереп калачак", — дип билгеләп үтте конкурс комиссиясе рәисе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев.

Ул билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау вәкилләре пандемиягә каршы көрәштә алдынгы булдылар, шуңа күрә махсус номинациядә җиңүчеләр кем буласы көтелгән иде.

Республикада журналистлар арасында бу конкурс Татарстанда 1998 елдан бирле үткәрелә һәм бу өлкәдә иң дәрәҗәлесе санала. Быел катнашучылар татар, рус һәм чуаш телләрендә 1 453 эш тәкъдим итте. Гомуми приз фонды 440 мең сум тәшкил итте, ә Гран-при иясе «Лада Гранта» автомобиле алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: