Зәй офыклары

Татарстанда ел саен табибларның яртысы диярлек квалификацияләрен күтәрәләр

Республикада барлыгы 18 меңгә якын медицина белгече эшли.

Татарстанда 18 мең табибның яртысына якыны ел саен квалификация күтәрү курслары уза. Бу турыда табиб-онколог, КДМА директоры, Россия фәннәр академиясе  әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

Татарстанда 16-18 меңгә якын табиб эшли. Аларның 8 меңгә якынынын без укытабыз", - диде Хәсәнов.

Хәзер табибларны башка белгечлеккә  әзерләү курслары нибары дүрт ай гына була.

«Моннан тыш, без ординатурада ике ел дәвамында 400гә якын ординатор укытабыз. Без аспирантурада укытабыз. Яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү курсларында елына 10 меңнән артык табибның белемен арттырабыз», - дип билгеләде КДМА директоры.

Күп кенә студентлар  бюджет хисабына укый, аларның күбесе  Татарстанда эшләргә кала.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган, видеоверсияне «Татар-информ» МА  YouTube каналында карарга мөмкин.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасының телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30да һәм якшәмбе көнне 13.30да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: