Зәй офыклары

Татарстанда “ЭпиВакКорона” вакцинасын тикшерү өчен 650 ирекле кеше сайлап алынды

Иреклеләр төркеменә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылары керәчәк.

Татарстанда укытучылар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре керәчәк 650 ирекле кешедән торган төркем тест рәвешендә  «ЭпиВакКорона» вакцинасын алачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

Татарстанда 650 ирекле кеше сайлап алынган. Республиканың оператив штабы тарафыннан теркәлгән клиник тикшеренүләрдә катнашучы иреклеләр риск төркеменнән сайлананган - мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләре.

Россия буенча тикшеренүләрдә биш субъекттан 4 мең кеше катнашачак.

14 октябрьдә Россиядә «ЭпиВакКорона» коронавирусыннан икенче вакцина теркәлде.

Вакцинаның төп аермасы вирус фрагментлары — синтетик пептид антигеннары булудан гыйбарәт. Иммун реакциясен уятып, препарат иммунитетны алга таба үстерергә ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: