Зәй офыклары

Татарстанда “Фермер мәктәбе” старт ала

Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен сайлап алу конкурсы башлану турында хәбәр итә. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак. Проект кысаларында нәтиҗәле фермер бизнесын төзүгә теоретик һәм практик өйрәтү, шулай ук үз эшен башлап җибәргән эшкуарларга квалификацияне күтәрү программасын әзерләнде. «Фермер мәктәбе» проекты яңа финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, инде гамәлдә булган нәтиҗәлелекне күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

«Фермер мәктәбе " проекты ярдәмендә Татарстан Республикасында яңа эш урыннары гына булдырылып калмыйча, җирле базарда кирәкле сыйфатлы фермер продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтәләр проектны оештыручылар.

Конкурс сайлап алуында катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр "сөт-ит терлекчелеге" яки "кошчылык" юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм тутырылган гариза белән бергә sh.fermer_rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турында нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучыдан бары тик бер проект кына тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр "фермер хуҗалыгы агробизнесы"  252 сәгатьлек һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачаклар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларны алга таба озата бару һәм аларга ярдәм итү чаралары каралган. Укулар 2021 елның 24 февраленә планлаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: