Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча юллар ремонтланачак һәм яңа объектлар төзеләчәк

Ремонт белән беррәттән объектлар төзелеше дә дәвам итәчәк.

2022 елда Татарстан Республикасында  «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 миллиард сумга Казан агломерациясенең 33,8 км юлын һәм 488 миллион сумнан артык суммага төбәк әһәмиятендәге 31,5 км юлын ремонтлаячаклар.

Моннан тыш 1 миллион 360 мең сумга 20,3 км Чаллы агломерациясе юлын һәм 3,14 км Түбән Кама агломерациясен яңарту планлаштырыла, дип ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Ремонт белән беррәттән объектлар төзелеше дә дәвам итәчәк. Шулай итеп, быел Казан агломерациясендә юллар төзү өчен 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша «Волга» М-7 трассасына кадәр 5,5 км юлны, Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасының 1,9 км озынлыктагы Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәрге өлешен һәм Вознесение трактының 7,5 км озынлыктагы Җиңү проспектыннан М-7 «Волга» автоюлына кадәр өлешендә дәвам итәчәк.

Татарстанда илкүләм проект буенча барлыгы 65 объектта эшләр планлаштырылган, шуларның унысында эшләр тәмамланган инде.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев