Зәй офыклары

Татарстанда инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

Инвалидлар декадасы алдыннан республика халкына телефон аша консультация алу яки үз талантлары турында хәбәр итү мөмкинлеге бар.

Инвалидлар декадасы уңаеннан 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-21-25. Ул эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (төш вакытында  12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес) эшли. Шулай ук республика халкы ТР хезмәт министрлыгына үз тәкъдимнәрен Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru электрон адресына җибәрә ала.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре шулай ук төрле өлкәләрдә мөмкинлекләре чикләнгән булган талантлы кешеләр турында мәгълүмат көтәләр. Инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә кунаклар булырга чакыралар. Мөрәҗәгатьләрдә элемтәгә керү өчен түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә кирәк: инвалидлыгы булган кешенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, туган көнен, яшәү адресын, элемтә өчен телефонны һәм электрон почта адресын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: