Зәй офыклары

Татарстанда коронавирус диагнозы куелган тагын ике кеше үлгән

Татарстанда бүген 35 яңа COVID -19 очрагы расланган. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана. Коронавирус йоктырудан республикада тагын ике үлем очрагы билгеләнде.

Яшь төркемнәре буенча:
18-30-6
30-50- 15
50-60-4
60-70-9
70-80

Географиясе буенча :
1. Казан – 19
2. Яр Чаллы – 3
3. Актаныш – 2
4. Апас – 1
5. Әтнә районы-1
6. Бөгелмә – 1
7. Югары Ослан – 1
8. Яшел Үзән – 4
9. Кукмара – 1
10. Нурлат – 1
11. Тукай районы-1

Барлыгы 11 июльгә Татарстанда 4964 COVID-19 очрак теркәлгән. Узган тәүлектә 3835 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 68 кеше узган тәүлектә.

Татарстанда COVID-19дан ике үлем очрагы теркәлгән.
1942 елда туган Казанда яшәүче бер ир-ат, 6 июньдә Казан шәһәренең 16 нчы номерлы хастаханәсе базасында вакытлы йогышлы госпитальгә, авыр дәрәҗәдәге  ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә салына. Авыруның хәле йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары белән катлаулана. 11 июньдә хәле начараю фонында реанимация бүлегенә күчерелә. 16 июньдә пациентның хәле кискен начарлана,  йөрәк эшчәнлеге туктый. 

20 июньдә Чистай үзәк район хастаханәсенә 1952 елда туган, авыр дәрәҗәдә вируслы пневмония белән авырган пациент китерелә. Аның хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары була. Үлем 26 июньдә теркәлә.
Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, коронавирус идентификацияләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: