2 декабрьгә барлыгы 141 үлем очрагы теркәлде.
1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә салына. Авырулары кискенәю сәбәпле, хәле начарлана.
1949 елгы ир-ат пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хроник авырулары була.
1949 елда туган хатын-кыз йогышлы госпитальгә күчерелә. Хәле начарлана.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнә. Өч очракта да вирус идентификацияләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз