22 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Сovid-19дан татарстанлыларның 131 үлем очрагы теркәлгән.
1944 елда туган ир-ат ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хроник авырулары була.
1949 елгы ир-ат пневмония белән йогышлы госпитальгә керә. Хроник авырулары була.
1957 елда туган ир-ат пневмония белән хастаханәгә салына. Хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлаулана.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Өч очракта да вирус идентификацияләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз