Зәй офыклары

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы расланды

19 октябрьгә 101 үлем очрагы теркәлде.

1957 елда туган ир-ат яңа коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салына. Хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлаулана.

1952 елгы хатын-кыз пневмония белән йогышлы авырулар  госпиталенә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары була.

1980 елда туган ир-ат пневмония белән хастаханәгә салына. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлаулана.

Өч очракта да вирус идентификацияләнгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: