Зәй офыклары

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланды

Ике очракта да вирус идентификацияләнгән.

1948 елда туган ир-ат яңа коронавирус йогышы белән хастаханәгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында хәле начарлана.

1927 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә салына. Җитди хроник авырулары була.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

29 ноябрьгә республикада 136 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: