Зәй офыклары

Татарстанда коронавирус таралуны профилактикалау буенча икенче линия ачылды

Республикада 15 апрельгә кадәр, Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстанда ачылган икенче кайнар линия буенча Covid-19 коронавирус йогуын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан гражданнар белән контактлар турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Республика Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтыратулар саны арту сәбәпле, өстәмә күп каналлы телефон: 8 (800-22) 2-59-00 ачу турында карар кабул ителде. Татарстанлыларга үз  һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерәбез",- дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга килгән һәм беркем белән дә контактка кермәгән коронавирус белән авыручы бер генә кеше ачыкланган. Күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган 430лап  кеше карантинда.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә һәм ирекле карантин үтәргә өндиләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: