Зәй офыклары

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын 40ка артты

39 кеше авырулар белән элемтәдә булып әлеге йогышлы чирне йоктырган. 1се читтән кайткан очрак.

18 кеше хастаханәләргә озатылган,  22се өйдә генә дәвалана.

Авыру йоктыручыларның иүпчелеге 30-50 һәм 50-60 яшь категориясенә карый (10шар очрак). Сovid-19 йоктыручылар арасында балалар юк.

Иң күп авыручылар Казанда (19). Чаллыда – 9, Кама Тамагы, Түбә Кама, Питрәчтә – 2, Әлки, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: