Зәй офыклары

Татарстанда коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза “Татар-информ”. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Соңгы тәүлектә Казанда коронавирус йоктыруның 18 очрагы ачыкланган, Түбән Кама районында - 3, Нурлат районында – 2, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында - берәр очрак.
Татарстанда бөтен вакыт эчендә  Covid-19 инфекциясе йоктыруның 5060 очрагы теркәлгән, 3916 кеше терелгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: