Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 33 кеше йоктырган

Республикада коронавируска каршы прививка ясау буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 33 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәләргә салынган, 20 кеше өйдә дәвалана.

 

Казанда 15  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – сигез, Азнакай,  Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас  районнарында берәр очрак теркәлгән.

23 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 203 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 306 кеше терелде, шул исәптән 43 кеше узган тәүлектә савыккан.

 

Бүгенге көнгә 220 841 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 129 728е  – икенче прививка ясатты. Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев