Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 34 кеше йоктырган

Республикада коронавируска каршы прививка ясау буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 34 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да   -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 18 кеше хастаханәләргә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана.

 

Казанда 11  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – сигез, Минзәлә, Тукай районнарында – өчәр, Бөгелмәдә – ике, Баулы, Лаеш, Минделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман  районнарында берәр очрак теркәлгән.

24 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 237 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 373 кеше терелде, шул исәптән 67 кеше узган тәүлектә савыккан.

 

Бүгенге көнгә 225 941 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 132 398е  – икенче прививка ясатты. Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев