Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 34 кеше йоктырган

Республикада коронавируска каршы прививка ясау буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 34 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.  25 кеше өйдә дәвалана.

 

Казанда 15  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – сигез, Азнакай, Бөгелмә, Минзәлә, Питрәч  районнарында – икешәр,  Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорск  районнарында берәр очрак теркәлгән.

11 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 802 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 928 кеше терелде, шул исәптән 13 кеше узган тәүлектә савыккан.

 

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев