Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 36 кеше йоктырган

Республикада коронавируска каршы прививка ясау буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 36 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.  15 кеше өйдә дәвалана.

 

Казанда 14  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – ун, Лениногорск районында - өч, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – икешәр,  Әлмәт, Минзәлә, Сарман  районнарында берәр очрак теркәлгән.

10 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 768 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 915 кеше терелде, шул исәптән 74 кеше узган тәүлектә савыккан.

 

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

 

Бүгенге көнгә 171 389 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 103 369 – икенче прививка ясатты. Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев