Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 37 кеше йоктырган

Арада бер Зәй кешесе дә бар.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 37 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.  15 кеше хастаханәгә салынган, 22 кеше өйдә дәвалана.

 

Казанда 12  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – ун, Түбән Кама  районында - дүрт, Арчада – ике,  Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Питрәч, Тәтеш  районнарында берәр очрак теркәлгән.

27 мартка Татарстанда COVID-19ның 19 272 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 062 кеше терелде, шул исәптән 61 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 124 513 кешегә вакцина  ясалды, шуларның 77 891 – икенче прививка ясатты. Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев