Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 38 кеше йоктырган

Республикада коронавируска каршы прививка ясау буенча 153 пункт эшли.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 38 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.  13 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана.

 

Казанда 17  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – сигез, Бөгелмә  районында - өч, Азнакай, Менделеевск районнарында – икешәр,  Актаныш, Лаеш, Лениногорск, Сарман, Тукай, Чирмешән  районнарында берәр очрак теркәлгән.

28 мартка Татарстанда COVID-19ның 19 310 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 16 111 кеше терелгән, шул исәптән 49 кеше узган тәүлектә савыккан.

 

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев