Зәй офыклары

Татарстанда әлегә грипп белән авырмыйлар

Роспотребнадзор әлегә республикада грипп белән авырмыйлар, бары тик рино һәм бокавирус кына очрый, дип хәбәр итә.

Узган атнада республикада грипп этиологиясе булмаган вирус белән йогышлануның 11 очрагы ачыкланган.

Татарстанлылар хәзер грипп белән авырмый, әлегә риновирус һәм бокавирус белән зарарлану очраклары гына теркәлә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Соңгы атнада безнең уңай очраклар булды - бу грипп этиологиясе булмаган вируслар. Бу - бокавирус һәм риновирус, 11 очрак», - дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина шул ук вакытта Татарстанда грипп белән зарарлану очракларының әлегә кадәр ачыкланмавын ассызыклады.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыруларны лаборатор мониторинглауны дәвам итә, дип ышандырды ул.

Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылмавын хәбәр иткән иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: