Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстанда легаль булмаган эшчәнлек билгеләре булган 15 оешма ачыкланган

2022 елның беренче яртыеллыгында Россия банкы Татарстанда легаль булмаган эшчәнлек билгеләре булган 15 оешманы - 14 "кара кредитор" һәм бер финанс пирамидасын ачыклаган.

Әлеге оешмалар Россия Банкының кисәтү исемлегенә кертелде, дип хәбәр ителә Россия Банкы сайтында.

Ул узган елның июнь аеннан бастырыла һәм 2020 елдан башлап Россия Банкы ачыклаган кыйммәтле кәгазьләр базарында легаль булмаган кредитор, финанс пирамидасы һәм легаль булмаган профессиональ катнашучы билгеләре булган оешмалар турында мәгълүматны үз эченә ала.

Хәзерге вакытта исемлектә 6 меңнән артык компания, шул исәптән 57се -Татарстанда эшли. Аларның һәркайсы буенча законсыз эшчәнлекнең исеме, билгесе һәм башка белешмәләр күрсәтелгән. Исемлек көн саен яңартыла.

"Кара кредиторлар", кагыйдә буларак, бурычка акча "белешмәләр һәм поручительстволарсыз" тәкъдим итә. Әмма еш кына мондый займнар буенча залогка тапшырыла торган милекне югалту куркынычы югары. Өстәвенә, легаль булмаган кредиторлар бурычны түләтүнең хокукка каршы алымнарын да куллана ала.

Мондый оешмаларның бер өлеше үзен микрофинанс оешмалары һәм ломбардлар өчен тота. Әмма алар тиешле дәүләт реестрларына кертелмәгән һәм кредитлар бирергә хокуклы түгел. 

Белешмә мәгълүмат алу кирәк булганда, сез Россия Банкының контакт үзәге операторына 8-800-300-30-00 телефоны буенча сорау бирә аласыз.

Әгәр сез базарда легаль булмаган төстә эшләүче оешма турында белсәгез, әйтик, интернетта шикле реклама күрсәгез, аның турында Россия Банкына хәбәр итегез – сез интернет-кабул итү бүлмәсенә яза яки бу хакта аноним хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев