Зәй офыклары

Татарстанда легаль булмаган пассажирлар ташучыга штраф салынды

Автобус Балтач – Казан маршрутында пассажирларны чикләү чоры кагыйдәләрен бозып ташыган.

Татарстанда легаль булмаган пассажирлар ташучыны штрафка тартканнар. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе  таралуны кисәтү, максатында битлек, перчатка кию һәм башка санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында трассада Балтач -  Казан маршруты буенча барган автобус туктатыла.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары ачыклаганча, пассажирлар ташучы “законсыз” эшләгән.
Закон бозучыга карата  чикләүләр таләпләре  гамәлдә булган чорда пассажирлар  ташу кагыйдәләрен бозган өчен штраф язалар.
Әлеге маддә санкцияләре буенча машина йөртүчеләргә - 30 мең, вазифаи затларга - 50 мең, юридик зат буларак оешмыйча  эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.
Шул ук вакытта икенче көнне шул ук машина йөртүче оешманың башка автобусын иярләп юл инспекторлары тарафыннан тоткарлана. Автобус штрафстоянкага озатыла.
-Бүгенге көндә даими  шәһәрара маршрутлары гына  рөхсәт ителә, әлеге юнәлештә башка хезмәтләр күрсәтү әлегә тыелган, - диләр  дәүләт автоинспекциясендә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: