Зәй офыклары

Татарстанда М12 трассасында хайваннар өчен 10 юл аркылы чыгу урыны төзү ихтималы бар

Юл корылмалары хайваннар белән булган һәлакәтләрнең санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда М12 трассасы участогында кыргый хайваннар өчен ун юл аркылы чыгу урыны барлыкка киләчәк: аларның җидесе — тунель тибындагы, тагын өчесе-җир өсте юлы. Бу хакта Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Федор Батков хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. 
«Без М12 трассасын эшләүчеләр һәм заказ бирүчеләр сөйләштек. Проектка туннель тибындагы җиде кичү юлы һәм өч ландшафт күпере кертелгән", - дип билгеләп үтте спикер. 
Ул Россиядә әлегә мондый юл кичешләре юк, дип өстәде. Мондый чара хайваннар белән юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен кирәк. 
Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, мондый юл кичешләре булдыру зур чыгымнар таләп итә, дип белдерде. Ул хайваннарны теләсә кайсы урыннан чыкмаслык итә торган итеп юлларны коймаларга игътибар итәргә тәкъдим итте. 
Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстан юлларында бер ел эчендә 140тан артык кыргый хайван үлүе билгеле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: