Зәй офыклары

Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә тиздән конкурс башлана

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында иң матур бизәлгән Яңа ел чыршыларына иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Конкурс ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырыла, быел аның гомуми приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә, бу, узган...

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында иң матур бизәлгән Яңа ел чыршыларына иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Конкурс ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырыла, быел аның гомуми приз фонды 10 миллион сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк.

Конкурс 5 номинациядә үткәрелә: "Административ үзәге республика әһәмиятендәге шәһәр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң матур бизәлү", "Казан муниципаль берәмлеге районнарында үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше", "Административ үзәге район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше", "Административ үзәге авыл торак пунктлары булган муниципаль районнарда, шулай ук Тукай муниципаль районында үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше", "5 зональ төркем буенча авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше" (район үзәкләреннән кала).

Авыл җирлекләре арасында конкурс 2 этапта уздырыла. Аның беренчесе муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Анда җиңүгә ирешкән авыл җирлеге муниципаль район тарафыннан республика конкурсында катнашуга тәкъдим ителә. Авыл җирлекләре арасында конкурста катнашу өчен республиканың муниципаль районнары 5 зональ төркемгә бүленә. Һәр зона буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Яңа ел чыршылары бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотыла.

Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары да исәпкә алына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: