Зәй офыклары

Татарстанда наркотик матдә сату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнең берничә әгъзасы кулга алынды

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча хезмәткәрләр республикада синтетик наркотик табып, аны сату белән шөгыльләнүче тармаклы наркобизнес челтәрендә катнашучыларны тоткарлады. Алар - 5 кеше. Барлыгы алардан 150000 доза тарту өчен катнашма алынган. Бу төркемне 23 яшьлек Казан егете җитәкли. Ул әлеге төркемгә үзенең "Мандарин" кушаматлы күптәнге танышын да җәлеп итә һәм...

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча хезмәткәрләр республикада синтетик наркотик табып, аны сату белән шөгыльләнүче тармаклы наркобизнес челтәрендә катнашучыларны тоткарлады. Алар - 5 кеше. Барлыгы алардан 150000 доза тарту өчен катнашма алынган.

Бу төркемне 23 яшьлек Казан егете җитәкли. Ул әлеге төркемгә үзенең "Мандарин" кушаматлы күптәнге танышын да җәлеп итә һәм аңа иң "пычрак" эшне - наркотик матдәләрне үлчәп төргәкләү һәм сатуны тапшыра. Ә җитәкче үзе наркотикларны табып кайтарту, клиентлар эзләү белән шөгыльләнә.

"Мандарин" бу бизнеска үзенең гаилә әгъзаларын: алкоголизм белән авыручы әнисен, өйдәше белән сеңлесен дә тартып кертә. Әлеге төркемдә вазифалар түбәндәгечә бүленә: әни кеше наркотикны үлчәп дозаларга бүлә, сеңлесе һәм аның өйдәше (әлеге пар элек тә наркотик саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була) аларны сата.

Күмәртәле наркотик запаслары гаилә яшәгән шәхси йортта саклана. Наркополиция хезмәткәрләре хуҗалыктан 70 грамм синтетик наркотик табып ала. Автомобильне тикшергәндә тагын бер төргәк табыла. Соңгы партия, 500 грамм наркотик, почта аша килүче халыкара посылкада була. Алынган матдәләрдән 15 килограмм тарту өчен катнашма әзерләп булган булыр иде, ди полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: