Зәй офыклары

Татарстанда респиратор инфекцияләргә каршы көрәш өчен хастаханәләрдә 3500 урын булдырылган

Covid-19 авырулары өчен 1200 урын резервта тора һәм алар кирәк булганда кулланырга әзер.

Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы белән көрәшү өчен 3500 койка булдырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

“Татарстан Республикасында кискен респиратор вирус инфекцияләренә каршы көрәш өчен хәзерге вакытта 3500 койка бар”, — дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы  сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада кирәк булган саен, коронавирус белән авыручылар өчен оператив рәвештә кулланырга мөмкин булган 1200 резерв койка әзер булуы турында сөйләде.

Владимир Жаворонков аңлатканча, бу әзер госпиталь түгел, ә кирәк вакытта стационарларның койка фондын яки аның функционалын үзгәрткәндә барлыкка килерлек урыннар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: