Зәй офыклары

Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр

ТатЦИКның беренче пленар утырышында АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган һәм аның рәисе сайланган. Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы — республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

1920 елның 27 маенда гамәлгә куелган «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы» Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты декреты буенча дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитет һәм АТССР Халык комиссарлары советы төзелгән.

1920 елның 26-27 сентябрендә АТССР советларының беренче корылтае узган. Анда АТССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) сайланган. ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә булган. Утырышта катнашучылар ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсен караган, шулай ук очрашуда республиканың беренче хөкүмәте — АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган, аның составына 15 кеше кергән. Беренче рәис итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: