Зәй офыклары

Татарстанда сайлау участокларын РФ Конституциясе буенча тавыш бирүгә әзерләү төгәлләнде

Илнең төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньдә башланачак.

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Барлык участокларны әзерләү төгәлләнде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

"Уңайлы булсын өчен без гражданнарга үз битлекләре, перчаткалары һәм авторучкалары белән участокларга килергә киңәш итәбез, ләкин алардан башка кемдер килсә, аңа кирәкле бөтен нәрсәне бирәчәкләр»,-диде Кондратьев.

Шул ук вакытта ул сайлау участокларына керүчеләрнең температурасын үлчәячәген билгеләп үтте. «Бу тавыш бирүчеләргә генә түгел, ә комиссия әгъзаларына, күзәтүчеләргә, хокук саклау органнары, ММЧ хезмәткәрләренә дә кагыла. Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге-өстенлекле, шуңа күрә мондый саклык чаралары атна дәвамында гамәлдә булачак", - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Тавыш бирү алдыннан барлык участокларда да санитар эшкәртү үткәреләчәк, ә көн дәвамында биредә дезинфекцияләү эретмәләре белән дымлы җыештыру үткәреләчәк. Керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм кулларны эшкәртү өчен чаралар урнаштырылачак. Тавыш бирүчеләр өчен маршрутлар һәм дистанцияне күрсәткечләр белән билгеләячәкләр. Җиһазлар куркынычсыз арада урнаштырылачак, тавыш бирү өчен кабиналардан алгы пәрдәләр төшерелгән.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр уңаеннан үз фикерләрен белдерү хокукына 2,9 млн татарстанлы ия. Республикада яшәүче 101,3 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдерде. Бу категория гражданнар өчен бюллетень, гариза, авторучка, битлек һәм перчаткалар тутырылган махсус пакетлар әзерләнгән. Пакетларның эчтәлеге алдан дезинфекцияләнә. Күчмә комиссияләр Составы шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, аларның автомобильләре өчен санитар эшкәртү каралган.

Өйдә тавыш бирергә җыенулары турында алдан хәбәр итәргә өлгермәгән гражданнар моны атна дәвамында эшли ала. Гаризалар участок комиссияләрендә 1 июльдә 17 сәгатькә кадәр кабул ителә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: