Зәй офыклары

Татарстанда шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен вебинарлар узачак

Бушлай вебинарларда теләгән һәркем катнаша ала.

28 октябрьдә һәм 12 ноябрьдә сәгать 10да Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүмати вебинарлар үткәрәчәк. Вебинар кысаларында идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә килеп чыга торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр. Вебинарлар бушлай булачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

28 октябрьдә 10.00 сәгатьтә «ЕНВД рәвешендә махсус салым режимын юкка чыгару һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау», « Төп акчаларны алган вакытта шәхси эшмәкәрләрдә салым салу базасын формалаштыру» темасына вебинар үткәреләчәк.

12 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Салым түләүләрен, иминият кертемнәрен түләү буенча отсрочка (кичектереп тору) бирү һәм уз-ара килешүләр төзү» темасына вебинар булачак.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «катнашачакмын»ны сайларга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: