Зәй офыклары

Татарстанда шәһәр һәм авылларны Яңа елга иң яхшы яхшы бизәүчеләр 11 млн сум акча алачак

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк һәм приз фондын үзара бүлешәчәкләр.

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел бәйрәменә иң яхшы  бизәлешкә конкурс уздырыла. Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык премия фондын бүләчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.
 «Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Бу төркемнәргә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк», — диде Анатолий Фомин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: