Зәй офыклары

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа медиа-проект эшли башлый

Проектның девизы – “Сәламәтлек - кыйммәтле! Сәламәтлек - мөһим! Сәламәтлек - гади!”

26 ноябрьдә Татарстан хөкүмәте ярдәмендә республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән «Сәламәтлек гади ул» («Здоровье просто») дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

 

Проектның максаты - халыкның санитар грамоталылыгын арттыру, йогышлы булмаган һәм социаль әһәмиятле йогышлы авыруларны кисәтү.

Проектның форматы - атна саен   «Здоровье просто» «YouTube»-каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлекнең актуаль темаларына туры эфирлар үткәрү. Һәр турыдан-туры эфир – ул

сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч яки медицина берләшмәсе вәкиле булмаган шәхесләр, танылган блогерлар, медиа-персоналар, җәмәгать эшлеклеләре белән сайланган темага тере дискуссия.

26 ноябрьдә “Күкрәк сөте ашату өстенлеге” темасына дискуссия булачак. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы, Казан шәһәренең 7нче хастаханәсе  неонатология буенча баш белгече, медицина фәннәре кандидаты Анна Бабинцева.

 

Каналга язылу өчен сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpUcZA

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: